Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(7-8):

ДҮРТЕНЧЕ СҮЗ

 

     Намаз ни кадәр кыйммәтле һәм мөһим вә ни кадәр арзан һәм аз көч белән казаныла алуын, ә намазсыз кеше никадәр акылсыз һәм зарарлы булуын - ике икең дүрт дәрәҗәсендә катгый аңларга теләсәң, шушы мисал итеп китерелгән хикәягә кара, күр:
     Бервакыт бер падишаһ, ике хезмәтчесен, һәрберсенә егерме дүрт алтын биреп, ике айлык ераклыкта булган хуҗалык бакчасына, ял итеп алыр өчен җибәрә. Һәм аларга боерып куя: "Шушы акчаларны билет һәм юл кирәк-яраклары өчен сарыф итегез. Һәм анда үзегезгә кирәкле әйберләр сатып алыгыз. Бер көнлек ераклыкта бер станция булыр. Анда автобус, пароход, поезд һәм самолет булыныр. Акчагызга карап, теләгәненә утыра аласыз".
     Ике хезмәтче, үгетләрне алганнан соң, сәфәргә чыгып китәләр. Аларның берсе бәхетле иде: станциягә кадәр акчасының бер өлешен генә сарыф итә. Фәкать, ул бу масраф эчендә хуҗасының күңеленә хуш килердәй шундый бер сәүдә алып бара, аның капиталы бердән меңгә кадәр күтәрелә. Икенче хезмәтче бәхетсез, тыңлаусыз булуы аркасында, станциягә кадәр егерме өч алтынын сарыф итә. Отыш уеннарына биреп әрәм-шәрәм итеп бетерә. Бары бер генә алтыны кала. Иптәше аңарга шулчак әйтә: "Әй, иптәшем! Бу ерак юлда җәяү һәм ач калмыйм дисәң, шул калган акчаңны билетка тот. Безнең падишаһыбыз, әфәндебез юмарттыр. Бәлки, мәрхәмәт итәр, эшләгән хатаңны гафу итәр. Сине дә самолетка меңгезерләр. Теләгән җиребезгә бер көн эчендә барып җитәрбез. Югыйса ике айлык бу ерак чүлдә ач, җәяү, ялгыз китәргә мәҗбүр калырсың." Әгәр шушы кеше киреләнеп, шушы калган бер алтын акчасын, бәлаләреннән котылу ачкычы хөкемендә булучы билетка тотмыйча, вакытлы бер ләззәт өчен кәеф артыннан китеп бозыклыкка сарыф итсә; гаять акылсыз, зарарлы, бәдбәхет булуын, хәтта иң акылсыз кеше дә аңламасмы?
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi